Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне котлаган һәм очрашуга чакырган (+видео)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битләре аша Татарстан эшмәкәрләрен Россия эшмәкәрлеге көне белән котлаган һәм аларны 10 июньдә узачак "Ачыктан-ачык сөйләшү"гә чакырган.
Бәйрәм хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгать тармагындагы мөмкинлекләрен күрсәтүче виддеоязма да урнаштырган. "Эшмәкәрлек көне белән котлыйм! 10 июньдә "Ачыктан-ачык сөйоәшү"дә көтеп калам!, - дип язган Президент.
Исегезгә төшерәбез, республика эшмәкәрләренең Президент белән очрашуы "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү "проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул проект 2014 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә.
http://intertat.ru
Фото: editor.news.mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев