Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов эш буенча АКШка бара

Татарстан Президенты Сан-Францискода Америка - Россия Эшлекле Советы утырышында чыгыш ясарга җыена.

Иртәгә Сан-Францискода Америка - Россия Эшлекле Советының еллык утырышы башлана. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе дә катнашачак. Татарстан делегациясенең бүген юлга кузгалачагы билгеле. Эш сәфәренең программасында Сиэтл һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә булу каралган. Бу хакта республика Хөкүмәте сайтында мәгълүмат бар.

Америка - Россия Эшлекле Советы утырышына чыгарылган төп тема: "Инновацияләр һәм Россия икътисады үсешен яңарту". 11 ноябрьдә анда Рөстәм Миңнеханов "Россиядә икътисади үсеш катализаторы буларак инновацияләр" темасына төп доклад белән чыгыш ясарга планлаштырган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев