Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Болгариядән килгән халыкара күзәтүче Балык Бистәсе сайлауларның барышы белән танышты

Балык Бистәсе районында 15 сәгатькә 80,25 процент сайлаучы тавыш бирде

Балык Бистәсе муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе председателе Марат Хәсәнов белдерүенчә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау сайлаучыларның югары активлыгы белән бара. 15 сәгатькә 21333 сайлаучының 17120 сы үзләренең тавышларын биргәннәр. Бу барлык сайлаучыларның 80,25 процентын тәшкил итә. Яңа Арыш, Котлы-Бөкәш, Мам.Каз.Чаллы, Юлсубино, Ямаш һәм Таулар сайлау участокларында электрон рәвештә тавыш бирү үткәрелә.

Балык Бистәсендәге №2416 һәм Олы Елгадагы №2426нчы сайлау участокларында Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясендә чит ил күзәтүчесе буларак аккредитация узган, Болгариядән килгән халыкара күзәтүче Петар Георгиев булып китте. Ул сайлауларның барышы белән танышты, сораулар бирде. Аны Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Э. Памфилова үзе җибәргән.

Таңсылу Мингазова.

Фотосы: saroblnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев