Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Балык Бистәсендә сайлауларга кагылышлы вәкилләр өчен укулар үткәрделәр (+фото)

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт думасына депутатлар сайлавы узачак. Илдә һәм республикада аңа әзерлек эшләре башланды инде. Шушы форсаттан районыбызда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комитеты председателе Экзам Гөбәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова, оештыру бүлеге җитәкчесе Фәридә Таҗиева катнашында семинар-уку оештырдылар. Бу укулар сайлауларга кагылышлы вәкилләр өчен үткәрелде.

- Ил колачлы сайлау компаниясенә керде. Һәр сайлаулар үзенчәлеккә ия. Әлегесе катнаш системада үтәчәк. Бу партия исемлеге шул ук вакытта кандидатлар өчен дә үз тавышыңны бирү мөмкинлеге булачак дигәнне аңлата. 450 депутатның 225 е партия исемлеге, 225 е бермандатлы сайлау округы буенча сайланачак. Безнең республикада 6 бермандатлы сайлау округы оешкан. Балык Бистәсе районы Идел буе бермандатлы сайлау округына керә. Безнең бүгенге бурычыбыз булышу һәм эшне җиләйтү булып тора, -диде ул.
- 13 августта сайлауда катнашачак кандидатлар билгеле булачак. Шуннан соң бюллетеньнәр, агитация материаллары басылачак. Участок сайлау комиссиясе эше чакыру кагәзьләре тарату белән башланачак. Ягъни, бу эш 7 сентябрьдән соң сайлаучылар исемлеге билгеле булганнан соң башлана. Алдан тавыш бирүләр булмаячак. Сайлаулар билгеләнгән таныклыклар буенча гына үтәчәк. Әгәрдә сайлаучы 18 сентябрь көнне билгеләнгән участогына сайлауга килә алмый икән, үзе булган урында таныклык алырга һәм шул округта тавыш бирергә хокуклы. Таныклыкны 3 августан 6 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссиясендә, 7 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләрендә алырга була. Өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар мәгълумат биргәндә игътибарлы булырга кирәк. Участок сайлау комиссияләре сайлау алды агитациясен тикшереп торачак,-диде Валентина Каменькова. Аннан соң ул сайланучылар исемлеге эшенең тәртибе, сайлау үтәчәк биналарда җиһазлар урнаштыру, карап торучылар һәм массакүләм мәгълумат чарасы вәкилләре турында да әйтеп үтте.
Фәридә Таҗиева бюллетеньнәр бирү, бүлмәдән тыш тавыш бирүне оештыру, тавышларны санау процессы һәм протоколларны тәртип белән дөрес тутыру мәсьәләләренә тукталды.
Семинарда район башлыгы Илһам Валеев та катнашты. Участок сайлау комиссия составында тәҗрибәле кешеләр эшләвен, бу юлы да сайлаулар югары дәрәҗәдә үтәчәген әйтеп узды ул.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев