Балык Бистәсе "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасында катнашучы фирка әгъзаларын җылы каршылады.
Шушы көннәрдә үткән чара су тубы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Ирек Зиннуровның "Дельфин" спорт комплексы белән танышуыннан башланып китте. Олы кунакны спорт комплексы җитәкчеләре һәм төрле спорт төрләре буенча тренерлар каршы алдылар. Алар бу бинаның 6 ел элек ачылуы, кыска гына вакыт эчендә укучыларның ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Шуннан соң бергәләшеп көрәш, йөзү төрләре белән шөгыльләнү залларын карадылар. Призер кунагыбыз комплекс җитәкчеләре һәм тренерларның аңлатмаларын игьтибар белән тыңлаганнан соң укучы балаларның активлыклары турында кызыксынды. «Балаларга спортның йөзү төре белән генә шөгыльләнү туйдырмыймы соң?» - дигән соравына район яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марс Мәгыйзов аның белән килешүен һәм әлегә синхрон йөзү, су тубы кебек башка шундый спорт төрләренә күчү өчен кирәкле инвентарьлар җитмәвен әйтте. Яшүсмерләрнең ябык боз йорты төзү турындагы хыялларын да җиткерделәр аңа. Ул боларның барысы хакында да республиканың яшьләр эше һәм спорт министрлыгы белән сөйләшергә ышандырды. Олы кунагыбызга барыннан да бигрәк яшь спортчылар һәм аларның әниләре белән аралашу нык ошады. Бу минутта ул үзенең яшүсмер чакларын хәтерендә яңартып, үзенең күп вакытын стадионда үткәрүен, тренерларын әти-әнисе кебек якын итүен белдерде. Безнең балалар да кимен куймыйлар икән бит. Әнә Галия Мөхәммәтҗанова улының футбол, хоккей белән мавыгуын, ә кызының йөзү төрен яратуын әйтте. Рәзилә Хәбибуллина 3 малай тәрбияләп үстерә. Аларның барысы да спорт белән дус икән. Инде 3 яшьлек улы Аяз да абыйлары үрнәгендә кышкы спорт төрләре белән кызыксына. Ләйсән Бикмуллинаның да ике улы спортны үз итәләр. Ләйсәннең улы Рәнис хоккей буенча район ярышларында актив катнаша. Икенче улы Әмир йөзү бәйгеләрендә призлы урыннар яулый икән. Ирек Зиннуров боларның барысын да хуплады һәм районыбыз яшьләренең сәламәт яшәү рәвешен үз итүләренә сөенечен белдерде.
Балыкбистәлеләр бу көнне "Будь в команде Татарстана" исеме астында спартакиада оештырдылар. Аның кысаларында күпләр ГТО нормативлары тапшырдылар, күптөрле ярышларда катнаштылар, җиңүләрен туган республикаларына багышладылар. Белгәнебезчә "Татарстан командасы" иҗтимагый оешмасы тәүге елның июль аенда оешкан иде. Аның максаты - республикабызны яратучы һәм аның уңышлары белән горурланучы, сөенүче барлык кешеләрне берләштерү. "Татарстан командасы" кысаларында районыбызда күптөрле конкурслар, фотокүргәзмәләр һәм башка төрле чаралар үткәрелде.
Кичен райондашларыбыз "Яшьлек" стадионы янына җыелдылар. Яңгырлы һава торышына карамастан бирегә берничә йөзләгән кеше җыелган иде. Алар биредә "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" республикакүләм патриотик эстафетасында катнашучы фирка әгъзаларын каршыладылар. "Көчле Татарстан" логотибы төшерелгән автобус белән районыбыз җирлегенә Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советының эшләп килүче чакырылыш депутатлары, районның иҗтимагый оешмалары активистларыннан торган төркем килеп җитте. Очрашуны Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Үз чыгышында ул районыбыз җирлегендә барган үзгәрешләрнең күп өлеше шушы уртак фикердәшләр командасы ярдәмендә башкарылганын ассызыклады. Районда Республика Программаларының күп төрләрендә катнашып яңа спорт һәм социаль биналарының калкып чыгуын, гомуми торак фондына капиталь ремонт үткәрүләрне һ.б. атады.
Аннан "Бердәм Россия" фиръкасе әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты Игорь Богуславский, Олимпия чемпионы Ирек Зиннуров, Котлы Бөкәш мәктәбе директоры Нәкыйф Сәлахиевлар чыгыш ясадылар. Игорь Богуславский әйтеп үткәнчә, команда өчен иң кыйммәтле капитал - ул Кеше, аның социаль якланышы. Балыкбистәлеләр белән Игорь Борисовичны тыгыз элемтәләр бәйли. Райондашларыбызның күп өлеше нәкъ менә Игорь Богуславский һәм Дмитрий Самаренкин кебек депутатлар җитәкли тоган оешмаларда эшкә урнаштылар. Очрашуда катнашучыларга тагын бер уңай яктан тәэсир итүче дәлил, ул ике якның да кара-каршы очрашу мөмкинлеге булу, күп санлы сорауларга җаваплар ишетү иде. Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Валеев, Котлы Бөкәш, Каз. Челны, Корноухово авыл җирлекләре башлыклары Рәшит Газизов, Иван Ананьев, Владислав Колчанов үзләрен борчыган- район үзәгендә чистарту корылмалары булдыру, балалар оешмалары биналарын ремонтлау, торак пунктлары арасында юлларны яхшырту һәм күперләр төзү турындагы соруларга тулы җаваплар алдылар.
Очрашуның шулай нәтиҗәле узуыннан ике як та канәгать калдылар, әлеге чараны оештыручылар адресына күпләр рәхмәтләрен белдерделәр.
Вазыйх Фатыйхов, Идрис Аметов
Автор фотолары
Нет комментариев