Балык Бистәсе районының Тулуш Һәм Ырга авылы сайлаучыларының 50 проценты  беренче сәгатькә үк тавыш бирергә өлгерделәр
Сәясәт

Балык Бистәсе районының Тулуш Һәм Ырга авылы сайлаучыларының 50 проценты беренче сәгатькә үк тавыш бирергә өлгерделәр

Агымдагы сайлауларда район буенча 47 сайлау участогы эшли, Барысы 21253 ( хәзерге сәгать мәгьлуматы, сан үзгәрергә дә мөмкин) сайлаучы исәпләнә. Сайлау башлануның беренче минутларында ук район үзәгендәге сайлау участокларында чират җыелды. Күренеп тора, район үзәге халкы сайлауларга битараф түгелләр.

- Сайлауның беренче сәгатендә үк гаиләбез белән тавышларыбызны лаеклы кандидатка һәм партиягә бирдек инде.Элекеге хезмәттәшләремне дә балалары, оныклары белән очраттым. Участокта бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә,- ди сайлаучы Сания Насретдинова.

Гадәттә, үткән сайлауларда Тулуш, Ырга авыллары сайлауларны беренчеләр буларак төгәлли иделәр.

- Инде сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавышларын биреп киттеләр,- диде безгә Шетнево- Тулуш авыл җирлеге башлыгы Ринат Бәдретдинов. Бу хәбәр безгә иртәнге 9.00 сгатькә килеп иреште.

Фотосы: in-schelkovo.ru


Нет комментариев