Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Сәясәт

Балык Бистәсе районы Корноухово авылыннан сайлаучы Алина Мортазина беренче тапкыр сайлауыннан бик канәгать калуын белдерде

Беренче тапкыр сайлауда катнашу хокукына ия булган Алина Мортазина сайлау участогына зур дулкынлану хисләрендә килүен җиткерде:

-Беренчедән, бирегә горурлык хисләрендә килдем. Ни әйтсәңдә Россия, республика язмышын хәл итү көнендә миңа да үз сүземне әйтү мөмкинлеге туды. Ил язмышын хәл итүдз мин дә берникадәр дәрәҗәдә өлеш кертәм бит. Бу көн истәлеге итеп беренче сайлауга килүем уңаеннан истәлек күчтәнәче дә бүләк иттеләр,- диде Алина.

79 яшьлек Сабира апа Габдуллина инде дистәләгән сайлауларда катнашкан сайлаучы.

- Тормышымнан, балаларымның бүгенге язмышыннан бик канәгатмен. Шуңа да сайлауларга күтәренке кәефтә килдем.Сайлауларга беркайчан да битараф караганым юк,- ди биш бала анасы Сабира әби.

Шунысын да әйтеп үтиек, көн яртысына Корноухо сайлаучыларның 70 процентка якыны кандидатлар һәм партияләрне сайлау буенча үзләренең яшерен тавышларын биреп киттеләр.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев