Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Тәмәкегә каршы закон: штрафлар күләме 930 мең сумга җиткән

Татарстанда тәмәкегә каршы законны бозучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Агымдагы елның 9 аенда гына да әлеге канунны бозучыларга барлыгы 930 мең сумлык штрафлар салынган инде.

Хәтерләсәгез, тәмәкегә каршы федераль закон 2013 елның 1 июнендә гамәлгә кергән иде. Әлеге канун кысаларында җәмәгать урыннарында тәмәке тарту катгый тыелды. Тәмәке эшләнмәләрен рекламалау, кибетләрдә аларның капларын күрсәтеп кую да хәзер рөхсәт ителми.

Халык килешми...

Хәер, күпләр әлеге законны бозган өчен җаваплылык үзләрен читләтеп үтәр дип өметләнә. Подъездлардагы тәмәке исеннән, мәктәп яннарындагы тәмәке төпчекләреннән зарланучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Өстәвенә, бу көннәрдә тәмәкегә каршы закон белән бәйле яңа таләпләр гамәлгә керде. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән әлеге документ күпкатлы йортларның подъездларында һәм ерак араларга йөри торган теплоходларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдырырга рөхсәт итә. Бердәнбер таләп: мондый җирләргә "Тәмәке тарту урыны" дигән язу, махсус төпчек савыты урнаштыру (пепельница) һәм кичләрен яктырткычлар куллану сорала. Шулай ук, әлеге урыннарны янгын сүндерү системасы белән җиһазлау һәм биредә махсус вентиляция булдыру да мөһим.

Әйтергә кирәк, бу яңалык күпләрдә ризасызлык уятты. Интернет челтәрендә әлеге таләпләр белән бәйле тискәре фикерләр шактый күп. "Тартучылар тәмәкегә каршы законны болай да бар дип тә белми иде. Хәзер гомумән рәхәткә чыгарлар инде. Кичләрен подъездга керерлек түгел - рәхәтләнеп тартып утыралар", - дип зарлана интернет-кулланучы Ильмира Садыйкова.

Икенче бер интернет-кулланучы исә әлеге закон тиздән, гомумән, йомшартылып бетәр дип фаразлый. "Башта кабул иткән булдылар да, хәзер йомшарта башладылар. Бу законны бөтенләй дә гамәлгә кертәсе түгел иде алайса", - дип яза ул.

Җаваплылыкка тартылучылар - 90

Тик ничек кенә булмасын, тәмәкегә каршы законны нәтиҗәсез дип булмый. Киресенчә, канунны бозган өчен җаваплылыкка тартылучылар саны артканнан-арта. Мәсәлән, агымдагы елның алты аенда тәмәке тарту таләпләрен бозган өчен салынган штрафлар күләме 430 мең сум тәшкил итсә, тагын өчен айдан бу күрсәткечнең 930 мең сумга (!) кадәр җиткәнлеге мәгълүм.

2015 елның 9 аенда тәмәкегә каршы законны бозган өчен административ җаваплылыкка тартылучылар саны 90 булды. Аларның 17се - юридик затлар булса, 62се - рәсми затлар. Җаваплылыкка тартылган шәхси затлар исә нибары 11 генә, - дип белдерәләр Татарстанның Роспотребнадзор идарәсендә.

Әлеге 11 шәхси затның барысы да тиеш булмаган урында тәмәке тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылган икән. Араларында балалар мәйданчыклары янында тәмәке көйрәтүчеләр аеруча еш очрый ди.

Юридик затларга килгәндә, аларның күбесе тәмәке тарту урыннары булдырмаган өчен яисә инде әлеге урыннарны тиешенчә җиһазламаган өчен җәзага дучар ителгән.

Билгеле булганча, тәмәкегә каршы законны бозучыларны җаваплылыкка тарту белән Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы да шөгыльләнә. Агымдагы елның дүрт аенда әлеге идарәчелек вәкилләре тәмәке белән бәйле законны бозган өчен 6,5 мең кешене җаваплылыкка тарткан булган. Аларның 2,5 меңе үз подъезд төпләрендә тәмәке тартып утырса, 1 меңнән артыгы поликлиника һәм хастаханә буйларында сигарет көйрәткән өчен тотылган.

Рәмзия Закирова.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49859.html
Фото: http://cs616229.vk.me/v616229932/14985/m_kJi3_BS7k.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке