Татарстанда 14 градуска кадәр салкынаю көтелә
Кайбер районнарда төнлә һәм көндез томан булачак.
Синоптиклар фаразлары буенча иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак.
Төнлә төньяк-көнчыгыштан әкрен җил, көндез уртача.
Төнлә температуры 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска кадәр суытачак. Көндез 3-8 градус салкын булачак, урыны белән Татарстанның төньяк районнарында көн дәвамында һәм төнгә температура төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев