Тартмасаң башлама, тартсаң  ташла
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Тартмасаң башлама, тартсаң ташла

17 ноябрь- Халыкара тәмәкедән баш тарту көне үткәрелә.

Бер караганда төтен суыруның зыяны турында сүз куертып торуның кирәге дә юк кебек. Ел саен бу яман гадәт аркасында дөньяда 6 миллион кеше гүр иясе була. Тартучылар күп очракта үпкә яман шешеннән, хроник бронхиттан, йөрәк авыруыннан үләләр. Тәмәке төтенендә 4 меңнән артык химик матдә булуы мәгълүм. Шуларның кимендә 300е организм өчен бик зарарлы.
Озын сүзнең кыскасы, тартмасагыз башламагыз, тартсагыз бүгеннән үк ташлагыз!
фото: letnews.ru

Нет комментариев