"ТАИФ-НК" заводында янган яңа комплексның бәясе 1,6 миллиард долларга бәяләнә
Янгын чыккан цех тиздән файдалануга тапшырылып, авыр калдыкларны эшкәртүдә революция ясарга тиеш булган.
Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә "ТАИФ-НК" заводындагы янгынавыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы цехында чыккан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә расладылар.
Комплексны файдалануга быелның дүртенче кварталында тапшырырга тиеш булганнар. Аның төзелеше 2012 елның көзендә башланган, проектның гомуми бәясе 67 миллиард сум күләмендә исәпләнә. 1 миллиард долларны "ТАИФ-НК" үзе инвестицияләгән, тагын 600 мең сум «Альфа-банк»тан кредитка алынган.
Республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге проектының Татарстан өчен мөһимлеге күп тапкырлар искәртеп үтелде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев