Җәйнең соңгы аена да аяк басар вакыт җитте. Табигать нигъмәтләре белән сыйланырга ашыгыгыз. Аларның һәркайсының үз сихәте бар. Түбәндә исә кышка кайнатма әзерләү серләрен тәкъдим итәбез.
*Кайнатмага дигән җиләк-җимешне кояшлы коры көнне җыегыз.
*Кайнатманы бакыр, алюмин яки тутыкмас корыч савытта кайнаталар. Эмаль савытта кайнатма көяргә мөмкин.
*Җиләкләр бөрешмәсен, формасын югалтмасын өчен, 5-7 минут саен ут өстеннән алыгыз; кайнатма әчемәсенгә күбеген даими җыегыз.
*Каты кабыклы җиләк-җимешләрне (крыжовник, слива) тишсәң, алар ширбәтне яхшырак сеңдерә.
*Кайнатма озак куермаса, бераз лимон согы яки алма пюресы кушарга кирәк.
*Кайнатмага дигән слива һәм чия тулысынча пешеп җиткән булырга тиеш. Ә груша, абрикос бакча һәм кура җиләге катырак булса, кайнатмада формасын яхшырак саклый.
*Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен бераз алма, лимон яки кызыл карлыган согы кушалар. Кара миләшне биш минут кайнар суда пешекләргә кирәк.
*Элпәсе уртасына җыелса, тамызып караганда җәелеп китмәсә, кайнатма әзер санала.
Фото: http://www.holi-doli.ru
Нет комментариев