Сакчыллык чарасын күрегез - африка чумасы тагын башын калкыта!
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Сакчыллык чарасын күрегез - африка чумасы тагын башын калкыта!

Күрше тирә өлкәләрдә африка чумасы кебек йогышлы, куркыныч чир баш калкытуын искә алып район ветеринария службасы хезмәткәрләре сакчыллык чараларын көчәйтергә чакыра.

Беренче чиратта районга ветеринария документлары булмаган терлекләрне кайтарудан тыелып торырга кирәк. Хуҗалыкларда һәм шәхси секторда булган дуңгызларны утарларга чыгармыйча асрауга күчәргә тәкъдим ителә. Аларның үлеме күзәтелгәндә ашыгыч рәвештә ветеринария слуҗбасына хәбәр итәргә кирәклеген дә онытырга ярамый.

Фотосы: belnovosti.by


чир африка чумасы

Нет комментариев