"Үзәктә агачларны төбе-тамыры белән чыгарган"
- Боз яуганда күк тә күкрәде, яшен дә яшьнәде, - диде Нурлатта яшәүче Гөлүсә Шәмсеварова. - Боз үзе ике минутлар чамасы яуды. Без Нурлатның читендәрәк, "Юго-восточный" микрорайонда шәхси йортта яшибез. "Тәрәзәләрне вата инде", дип кот очты. Мин мондый бозны балачактан бирле күргәнем юк иде. Чыгып караган идем, тюльпаннарны, суганнарны кискән.
Табигатьнең бу шаяруы боз белән генә узып китте дисәм, ялгышканмын. Үзәктә давыл бик көчле булган. Хәтта төбе-тамыры белән агачларны гына түгел, машиналарны әйләндереп аткан, йорт түбәләрен алып очырган.
"Бездә хәлләр "страшно"..."
Чирмешән районының Югары Чагадай авылына исә тагын да катырагы эләгә. Монда чып-чын өермә (смерчь) булган.
Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Миңнегулов авылдагы хәлләрне: "Страшно", - дип бәяләде.
- Яңгыр коя, менә әле фотога төшереп йөрим, - диде ул. - Бу хәл башланганда район үзәгендә идем, тиз арада кайтып җиттем. Мин кайтканда авылның яртысы юк иде инде. 3-5 минут булган нибарысы. Үлүчеләр, имгәнүчеләр юк. Әмма торакларга зыян килде инде, утыр да ела. Электр баганаларына кадәр аударды. Өй, сарай башларын алып очырды. Медпункт, мәктәпнең дә түбәсе юк, мәчет калайларын да кубарган. Кайбер хуҗалыкларның агач кайчылыкларына кадәр тузыдырып аткан.
Иң зур зыянны Тәнзил Гафуров хуҗалыгы күргән. Өй түбәсе дә, сарай түбәсе дә юк. Өйләренә шыбырдап су ага, түшәм тактасы гына калган, яңгыр һаман туктамый. Хәтта коймаларны да җир белән тигезләгән.
- Бернәрсәбез дә иминиятләштерелмәгән иде, терсәк кенә тешләргә калды инде. Ходайның бер сынавыдыр, күрәсең. Апрель аенда бер өермә килгән иде бит инде. Ул вакытта йорт түбәсен урыныннан кузгатты, әмма алып очырмады. Тулаем кире урынына утырттык. Бу мәһшәр килгәндә улым белән өйдә идек. Түбәне ничек каерганын да сизеп тордык, сарай башына ябылган калайларны карап озаттык. Арттагы кырда яталар. Нишләргә белмичә утырабыз менә. Ут та, су да, газ да юк. Яңгыр да һаман туктамый, - диде Гөлсирин Кәримова.
Авыл башлыгы һәр йортны фотога төшереп йөри, авылга килгән зыян якын арада исәпләнәчәк. Соңрак бу турыда хәбәр итәрбез.
Исегезгә төшерик: Арча районы Кәче авылында яшәүче халык синоптигы Рәсим Солтанов "Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә..." дип әйткән иде.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/component/k2/item/66158-davyil-yashen-%D2%BB%D3%99m-boz-nurlatta-agachlar-augan-mashina-t%D3%99r%D3%99z%D3%99l%D3%99re-vatyilgan-%D2%97il-t%D2%AFb%D3%99l%D3%99rne-gen%D3%99-t%D2%AFgel-mashinalarnyi-da-%D3%99yl%D3%99nderep-ochyirgan.html
Нет комментариев