Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Мобиль комплекс халыкка хезмәттә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча Республика клиник хастаханәсенең мобиль комплекслары оештырылды. 

Проектның максаты - авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү. Узган ел илдә эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә комплексның эше туктатылып торган иде. 3 июньдә район башлыгы Илдар Таҗетдинов рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Очрашуда Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, мобиль комплекс мөдире Ильмир Ярмиев катнаштылар.  
Рафаэль Шәвәлиев үз чыгышында республикада комплексның эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова белән берлектә, комплексның алдагы айларда урнашачак урынын билгеләү өчен авыл җирлекләренә чыктылар. Мобиль комплексның йөрү графигы һәм маршруты төзелде. 15-18 июнь көннәрендә Масловка, 21-25 июнь - Анатыш авылы,   28 июньнән 2 июльгә кадәр Күгәрчен авылында,  5 - 9 июльдә Котлы Бөкәш авылында, 12-16 июльдә Яңа Арыш авылында булачаклар.
Мобиль комплекс - пациентларны кабул итү һәм аларны карау өчен кабинетлары булган 24 метрлы йөк машинасы. Ул заманча медицина җиһазлары һәм техника белән җиһазландырылган.
Бүгенге көндә комплекс янәдән эшли башлады.  Республика клиник хастаханәсе белгечләре 15 июньнән башлап 18 июньгә кадәр Балык Бистәсе районында пациентларны кабул итә башлаячаклар. План буенча комплекс атна дәвамында Масловка авылында урнашачак, анда Корноухово, Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Югары Ырга, Яңа Ырга, Зюзино, Наумово, Шетнево-Чирмешән, Зур Елга, Саескан Тавы, Сабакай, Кама авыллары халкы мөрәҗәгать итә алачак.
Пациентлар көнен ачыклап бер юнәлеш буенча эшләүче белгечкә тикшерелергә языла алалар. Исемлекләр фельдшерлар һәм терапевтлар тарафыннан төзелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса