Көз китәргә ашыкмый: яңгыр ява
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Көз китәргә ашыкмый: яңгыр ява

Татарстан Гидрометеорология һәм әйлзнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 октябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге томан иртәнге сәгатьләрдә дә сакланырга мөмкин.

Аерым урыннарда юлларда бозлавык булу ихтималы бар. Көндезге сәгатьләрдә күпчелек районнарда явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, талгын.

Татарстанда көндезге һава температурасы 1-6 градус җылы булачак. Казанда шулай ук юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Көндез 3-5 градуска кадәр җылыта.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50135

Фото: http://shikardos.ru/text/obobshayushij-urok-chto-ya-znayu-o-jivoj-i-nejivoj-prirode-ose/5.jpg


яңгыр көз

Нет комментариев