Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Игътибар күрсәттеләр

3 декабрь  - инвалидлар ункөнлегендә, район хастаханәсеннән биш табиб йортыбыздагы авыруларның фатирларына килеп, барлыгы 10 авыруга хезмәт күрсәттеләр, тиешле дәва яздылар.  Авыруларның барысы да аларга бик рәхмәтле калдылар.

 
4 декабрь көнне район халыкны социаль яклау бүлегендә оештырылган «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүләр булып узды. Анда халыктан сораулар да күп булды. 
Район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль  Исмәгыйлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, баш табиб урынбасары Римма Гаязова барлык бирелгән сорауларга үтемле һәм аңлаешлы җавап бирделәр. Бер генә сорау да канәгатьләндермичә калмады. “Түгәрәк өстәл” бик оешкан төстә үтте. 

Райлә Фатих.
Балык Бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса