Игътибар, кешедә ботулизм чире теркәлгән!
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Игътибар, кешедә ботулизм чире теркәлгән!

Санитария табибы кисәтә

Район санэпидстанция хезмәткәрләре шушы көннәрдә генә Мари-Эль республикасында бер кешенең ботулизм чире белән авыруын хәбәр итә.
Ул Кабардино-Балкар республикасында җитештерелгән "Помидорка" чистартылмаган томат согы эчеп агуланган. Бу консерваны ул "Пятерочка" кибетеннән сатып алган. Шушы факттан соң әлеге сәүдә нокталарыннан бу томат согы сатудан алынды. Райондашларыбызның сәүдә нокталарыннан мондый төр продукция алганда игътибарлы булулары сорала.
Фото: rusbic.ru

ботулизм чире

Нет комментариев