Грипп коры һәм салкынча һаваны ярата
Грипп - сезон саен үзгәреп тора торган җитди, төрле формадагы авыру. Көз җитү белән грипптан кисәтү буенча чаралар башлана.
"Быел ул көтмәгәндә киләчәк һәм А, В вируслылары булачак. Вакцинада алардан саклану элементлары бар",-ди белгечләр. Шуңа күрә дә табиблар аңа каршы прививкалар ясатырга киңәш итәләр. Ул авыру килеп чыгу очрагын ике тапкыр киметә. "Прививканы сентябрь, октябрь айларында ясатырга кирәк. Иң беренче чиратта балаларга игътибар булырга тиеш. Нәниләрнең организмы чирләргә каршы тора алмый. Алар вирусларны тизрәк эләктерә, каты чирләп китеп, ахыры аянычлы булырга мөмкин. Шуңа күрә балаларга прививка ясату бик мөһим",-ди районның балалар табибы Руфина Һидиятова.
Шушы көннәрдә районда үткән видеоконференциядә дә шул турыда сөйләнде. "Берәүләр, прививка ясаттым да авырмаячакмын, икенчеләре ясаткан идем барыбер чирләдем, дип ялган фикер тарата. Бу дөрес түгел. Прививка ясалган кеше авыруны җиңелчә кичерә. Прививканың организмны саклау көче бер ел буена җитәчәк. Ясалмаган кешегә чир көчлерәк килеп, ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин",-ди белгечләр. Районга олылар өчен вакциналар октябрь ахырында кайтачак. Ә балаларга прививка ясау башланган инде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Фото: http://skysphynx.ru/images/2010/03/15/12-big.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев