Дөньяның иң өлкән кешесе Тәнзилә апага 120 яшь
Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисәмбәева - дөньяның иң өлкән кешесе. Гомер озынлыгы буенча ул Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән. Интернет чыганаклары мәгълүматлары буенча, Тәнзилә әби татар. Аның өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, оныкчыкларының ике баласы бар. Әби Әстерханның Исламгазы бистәсендә яши.
Тәнзилә Бисәмбәева 14 март көнне сигез балалы ишле гаиләдә туа. Гомере буе колхозда тир түгә. Ире сугыштан кайтмый. Уртак уллары да озак яшәми, бакыйлыкка күчә. Бөтен илгә килгән афәт - Бөек Ватан сугышы вакытында Тәнзилә әби чордашлары кебек кышкы салкыннарда ялан кул окоп казый, дөягә салып, телеграф баганаларын да ташый.
Әби өч улын да белемгә омтылучан, кызыксынучан булып үстерергә тырышкан. Үзе русча бер кәлимә сүз белмәсә дә, балаларын, ничек булса да, бу телне өйрәнегез, дип үгетләгән.
Әби инде урамга чыкмаса да, өй тирәсендә иркенләп йөри, үзен үзе карый ала. Татар җырларын башкарырга да ярата икән. Оныклары аны тылсымчы дип уйлый, ә уллары һаман да әнисенең мәхәббәте, кочаклап сөюе теләсә нинди авырудан коткара икәненә ышана. Әниләренең озак яшәү серләрен уллары аның яхшы күңелле, тормышка позитив карашта булуында күрә.
№ --- | 19.05.2016.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев