Чисталык һәрберебездән башлана!
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Чисталык һәрберебездән башлана!

Муниципаль район территориясендә 1 апрельдән 31 майга кадәр традицион санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

Бу чорда барлык авыл җирлекләре, оешма, предприятие, учреждение, уку йортлары коллективлары үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга, яшелләндерергә, бина, корылмаларын төзекләндерергә бурычлылар. Бу мөһим эшкә шәхси йорт хуҗалары, күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә актив кушылырлар дип ышанабыз. Чисталык һәрберебездән башлана бит. Бергәләп алынсак кына район үзәге, авылларыбыз ямьле булыр!

Фотосы:selorodnoe.com


традицион санитарэкологик икеайлык Чисталык

Нет комментариев