Бәйрәмдә Татарстанда буран көтелә
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Бәйрәмдә Татарстанда буран көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6-7 ноябрь көннәренә болытлы һава торышы вәгъдә итә.

Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Бәйрәм көннәрендә җилнең көчәюе мөмкин. Әйтик, 6 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17-22, ә 7 ноябрьдә төнге сәгатьләрдә 18 метрга кадәр җитә.

Һава температурасы 6 ноябрьдә төнлә 2 градуска кадәр суытса, көндез 3 градус җылы булачак.

7 ноябрьдә җөнлә - 1-6 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлекне арттырмаска, юлларда игътибарлырак булырга киңәш итә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50607

Фото: http://f.otzyv.ru/f/11/04/75823/11892/01111216564313.jpg


буран

Нет комментариев