Быел Балык Бистәсендә кемнәр диспансеризация үтәчәк, син дә бармы
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Быел Балык Бистәсендә кемнәр диспансеризация үтәчәк, син дә бармы

Диспансеризация 21 яшьтән башлап, өч елга бер мәртәбә үткәрелә. Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда яшәү рәвеше һәм кешенең гадәтләре дә зур роль уйный. Авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм аларның таралуына юл куймауда иң нәтиҗәле чара - диспансеризация. Диспансеризация комплекслы чараларны үз эченә ала. Анда яшь үзенчәлегенә карап, белгечләр кабул итә, диагностик...

Диспансеризация 21 яшьтән башлап, өч елга бер мәртәбә үткәрелә.
Сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда яшәү рәвеше һәм кешенең гадәтләре дә зур роль уйный. Авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм аларның таралуына юл куймауда иң нәтиҗәле чара - диспансеризация. Диспансеризация комплекслы чараларны үз эченә ала. Анда яшь үзенчәлегенә карап, белгечләр кабул итә, диагностик тикшерүләр үткәрелә. Һәм болар барысы - бушлай. Бу чыгымнарны дәүләт үзе күтәрә. Мондый тикшерүләр 21 яшьтән башлап, өч елга бер мәртәбә үткәрелә. Быел аны 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924 нче елда туучылар үтә. Закон нигезендә хезмәт яшендәге кешеләр аны эш вакытында үтәргә хокуклы.


Нет комментариев