Буыннар авыртканда нишләргә?
Буыннар авыртканнан тоз белән бал булыша.
Моның өчен бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатабыз. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябабыз да җылы итеп төрәбез. Компрессны кичтән куеп, иртән генә алабыз. Авырту басылганчы һәр көн кабатлыйбыз.
Тагын бер рецепт:
3 аш кашыгы даруханәдә сатыла торган камфара маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатабыз. Катнашманы кәбестә яфрагы өстенә куеп, авырткан урынны төрәбез. Өстен җылы әйбер белән каплап, 2-4 сәгать буена тотабыз.
http://www.nashcheremshan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев