Бүген республика урманчылары Балык Бистәсенә җыелды
Республика урманчыларының бүгенге семинар-киңәшмәсе районыбызның Кзыл Йолдыз урманчылыгы базасында ачылды. Анда Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, район башлыгы Илһам Валеев катнаштылар.
Алар семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Министр урманчылык базасында семинарга әзерлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм бу уңайдан район башлыгына рәхмәтен җиткерде.
-Безнең районның тарихына үзләренең исемнәрен алтын хәрефләр белән язган урманчылар аз түгел. Шулар арасыннан Нургали ага Миңнеханов белән Тимерхан ага Габделхаковны белмәүчеләр бик сирәктер, мөгаен. Аларның данлы эшләрен дәвам итүче яшь буын вәкилләребез дә шактый. Соңгы вакытта министрның бу җирлектә булуы эзсез калмады. Ул безгә бик кулай җитәкче- урманчыны билгеләргә булышты. Камил Газизов кыска гына вакыт эчендә күп яңарышларның авторы булырга өлгерде. Менә күз алдыгызда- яңартылган фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, ашханә сафка басты,- диде район башлыгы үзенең чыгышында.
Аннан урманчылыкның яңа обьектлары, техник базасы белән танышу башланды. Семинарчыларга хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кабинетлары, такта яру цехы, әзер материалны, урман эшкәртү техникасын саклау урыннары аеруча ошады. Хуҗаларның әйтүенчә, болар барысы соңгы вакытларда торгызылганнар. Бүгенге кризис шартларында үз эшчеләренә уңай яшәү,эш,ял шартлары тудыра алган җирле җитәкчелек адресына шактый хуплау сүзләре яңгырады.
Котлы Бөкәш участогы урманчылыгында исә чыршы үстерү, үсентеләрен үрчетү технологиясе шулай ук күпләрдә кызыксыну уятты.
- Күктән төшкәнне көтеп, зарланып утырыру килешле эш түгел. Менә биредәгечә булган мөмкинлекләрне тулырак эшкә җигү ягын карарга кирәк.Өйрәнерлек, гамәлгә алырлыклар бар монда,-диде Алмас Назиров кзылйолдызыларның башкарган эшләрен бәяләп.
Киңәшмәнең пленар өлеше Котлы Бөкәш мәдәният йортында узды.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев