Бүген көн явым-төшемгә бай булачак
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Бүген көн явым-төшемгә бай булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең мәгълүматларына караганда, бүген - 4 ноябрьдә, болылы һава торышы хакимлек итәчәк.

Иртән күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Көндез бераз яңгыр һәм пыскак яңгыр көтелә. Аерым районнарда томан төшәчәк. Бүген җил төньяк-көнбатыш тарафтан исә, талгын.

Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 1-6, Казанда исә 4-6 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50548

Фото: http://prg.stihi.ru/pics/2013/09/10/1211.jpg


яңгыр

Нет комментариев