Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Бүген Балык Бистәсе районы хакимиятенең иң көчле чаңгычысы ачыкланды(фотолар)

Берничә минут элек кенә район хакимияте, башкарма комитеты, Балык Бистәсе җирле башкарма комитеты хезмәткәрләренең чаңгыда узышу бәйгесе тәмамланды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабибуллин катнашында 50 дән артык хезмәткәр көч сынашты.

Нәтиҗәләрдән мәгьлүм булганча, хатын- кызлар арасында район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Светлана Шелковага тиңнәр булмады. Ә икенче- өченче урыннарны оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Алисә Гилемҗанова белән ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Зарипова бүлештеләр. Ир-егетләр арасында исә беренче урынга юридик бүлек начальнигы Рустам Замалиев лаек дип табылды. Икенче урынга архитектура бүлеге начальнигы урынбасары Ирек Хәмидуллин чыкты. Өченче почетлы урынга машина йөртүче Айрат Сагиров күтәрелде. Менә шулай итеп җәмәгать, хакимияттәгеләр арасында менә дигән спортчылар барлыгы мәгьлүм булды.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев