Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 29 июльдә, республикада явым-төшемсез, кызу көн хакимлек итәчәк.
Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 32 градуска кадәр җылы булачак. Республика районнарыннан иң җылысы Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш булыр, дип фаразланыла. Әгерҗе, Алабуга, Чаллы һәм Түбән Камада бераз гына салкынчарак.
Казанда һава температурасы көндез 31 градуска кадәр күтәрелә. Төнге сәгатьләрдә , 18 градус чамасы булачак.
30 июльгә каршы төндә күпчелек районнарда урыны белән яшенле яңгыр яву ихтималы бар. Төнлә һава температурасы 20 градустан да артмый.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46844
Фото: http://walldas.ru/nris/nebo/
Нет комментариев