Узган атна ахырында "Яшьлек" стадионында район башлыгы Кубогына уздырылган футбол турнирының финал ярышлары булды.
Ике ай дәвамында барган уеннарда барлыгы 16 команда катнашты. Ә башлык Кубогын икенче ел рәттән район үзәк больницасы командасы яулады. Киеренке финал уенында табиблар Котлы Бөкәш командасын җиңүгә ирештеләр. Өченче-дүртенче урыннарны район мәгариф бүлеге, Анатыш авыл җирлеге командалары бүлештеләр.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев