Балык Бистәсендә туристик маршрут ачылды
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсендә туристик маршрут ачылды

Балык Бистәсе районында «Ял көннәрендә 1001 күңел ачу» («1001 удовольствие за выходные») дигән атналык  туристик маршрут ачылды.

2020 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак маршрутка экскурсия программасы да кертелгән: Балык Бистәсе буенча күзәтү экскурсиясе район үзәгеннән көнчыгышка таба 49 км ераклыкта урнашкан Татарстан өчен сирәк очрый торган таплы боланнар һәм мараллар асрала торган урын - «кыргый ферма» экопаркына бару, урманда гид белән йөрү һәм башкалар. Шулай ук буш вакытны  мастер-классларда катнашуга, көймәдә йөзәргә яки ошаган башка шөгыльгә багышларга була.
Сәфәр үз транспортыгызда башкарыла. Бу хакта тулырак сылтама буенча белә аласыз https://www.instagram.com/p/CBfOV5jMge5/?igshid=1wm3qifygrbm9


Нет комментариев