Балык Бистәсендә сәламәтлек сагында торучылар бәйрәме уңаеннан
Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан безнең хәбәрчебез район үзәк больницасының баш табибы Мансур Китаевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
-Мансур Рәфагатович, безнең районда ничә медицина учреждениесе бар, аларның белгечләр белән тәэмин ителеше ни дәрәҗәдә?
-Безнең районда халыкка медицина хезмәтен Балык Бистәсе үзәк больницасы, Котлы Бөкәш, Югары Тегермәнлек амбулаторияләре, 50 фельдшерлык-акушерлык пункты күрсәтәләр. Районның сәламәтлек саклау системасында 410 кеше эшли, аларның 52 се табиблар, 222 се урта медицина хезмәткәрләре. Узган ел тагын 3 яшь табиб: офтольмолог, стоматолог, терапевт эшкә килделәр.
(Әңгәмәне тулысынча газетадан укый аласыз)
И. Шакирҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев