Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик темага фәнни-гамәли конференция булды
Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә “XXI гасыр шәхесенә белем, тәрбия бирү процессында авыл экологиясе кысаларында мәктәп урманчылыгы юнәлешен файдалану” дигән темага район күләм фәнни-гамәли конференция булып узды.
Аның эшендә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев, урманнарны торгызу буенча инженер Иван Большаков катнаштылар.
Башта кунаклар мәктәпнең яшь урманчыларының эшчәнлегенә,ирешкән уңышларына багышланган стендлар, “Татарстан урманнарын саклыйк” темасына фотокүргәзмә белән таныштылар.
Конференция кысаларында “Урманнарны саклыйк!”, “Нәбирә Гыйматдинова иҗатында табигать –ана образы” дигән темаларга ачык дәресләр уздырылды.
Пленар өлештә мәктәп яны урманчылыгы җитәкчесе Рамазан Кәбиров урманчылыкның эш тәҗрибәсе белән якыннан таныштырды.
Баш урманчы Нияз Тәҗмиев урман экологиясе темасына кызыклы чыгыш ясады.
Соңыннан укучылар кунаклар белән бергәләп мәктәп янәшәсенә зәңгәр чыршылар утырттылар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев