Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе Балтач авылы китапханәсендә чәйнең файдалы үзенчәлекләрен белгәннәр

Чәй-кеше куллана торган иң борынгы эчемлекләрнең берсе. Бик тәмле, хуш исле, арыганда кешегә хәл кертеп җибәрә торган сыйфатлары аркасында ул дөньяның барлык халыклары арасында да киң таралган. Чәйнең шифасы, организмга уңай тәэсире бик күптәннән мәгълүм булган, шуңа күрә аны бик күп төрле авыруларны дәвалаганда уңышлы файдаланганнар.

  Шулай итеп, чәй- ләззәт бирә торган эчемлек кенә түгел, бәлки шифа чарасы да булып киткән. Соңгы елларда аның аерым көне дә билгеләп үтелә башлады,  чәй үстерүче һәм эшләп чыгаручы илләр бу көнне зурлап бәйрәм итәләр. Көнебез иртәнге чәй эчүдән башлана һәм шушы ук затлы эчемлек белән тәмамлана бит: нигә безгә дә шушы датага кушылмаска,-дип уйлашканнан соң, без Юлсубино авылы китап укучылары, күңелле генә бәйрәм чарасы оештырдык. Эчсәң чәй-җанда җәй,-диелә татар халык мәкалендә. Милли эчемлек һәм кунакчыллык символына әверелеп, менә инде күпме гасырлар дәвамында чәй безне куандырып килә. Әйе, ул гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә гаилә өстәлендәге кадерле кунак, сәфәр чыкканда кешеләрнең аерылмас юлдашы һәм иң гаҗәбе беркайчан да туйдырмый, гайрәтне кайтармый торган эчемлек! Дөнья халыклары кулланган бер генә эчемлек тә әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә чәй кебек макталмыйдыр, мөгаен. Ул татар халкының күп кенә жанрларында, узган чорлардагы классик язучылар һәм бүгенге көн язучылары әсәрләрендә дә киң  һәм җанлы итеп яктыртыла, юмор белән телгә алынганнары да юк түгел. Шундый әсәрләрнең берсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмирнең  ничә тапкырлар укысаң да ялыктырмый торган “Мөстәкыйм карт йокысы” хикәясеннән күңелле генә өзек, шулай ук шигърият аксакалларының шигырьләре укылды.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)


Нәзирә Минеханова,

Юлсубино авылы китапханә мөдире.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса