Балык Бистәсендә көчле бозлавык 30 якын кешене хастаханәгә китергән
Бозлавык - көзге-кышкы чорда иң куркынычы.
Бу көннәрдә һава торышының кинәт үзгәрүе, явып узган яңгырлар юлларны бозлавык хәленә китерде. Мондый чакта аеруча сак булырга кирәк. Район хастаханәсенең шәфкать туташы Рәмзия Шәфигуллина әйтүе буенча, эш көннәрендә 28 кеше район хирургия бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Араларында ике яшьтән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр бар. Бозлавык булу сәбәпле егылып җәрәхәт алучылар, аяк-кулларга зыян килү очраклары да булган. Ә кич буена хастаханәнең «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә 20 кеше килгән.
(фото: sakhapress.ru)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев