Үзәк хастаханәдә кичектергесез ярдәм бүлмәсе эшли башлавын райондашларыбыз сөенеп кабул иттеләр.
Биредә Сәрия Садыйкова җитәкчелегендәге ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр чиратлашып кизү торалар.
Алар ярдәм сорап килүче һәркемне кабул итәләр, кенәгәдә тиешле язмаларны тутыралар, гаилә табибына кереп әлеге кешенең авыру тарихлары тупланмасын алырга ярдәм итәләр, чиратсыз кирәкле табибка алып керәләр. Вакытында ук ярдәм күрсәтелә.
Биредә һәр көнне дистәләгән кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтәләр.
Нет комментариев