Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе табиблары тагын беренче!

Күптән түгел Биектау районында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2016" Спартакиадасының зона ярышлары булды. Анда Биектау, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан, Балык бистәсе район үзәк больницалары коллективлары көч сынашты.

Медицина хезмәткәрләре спортның алты төре буенча ярыштылар.

Югары Тегермәнлек амбулаториясе табибы Идрис Галиев шахматта беренче урынны алды. Поликлинника шәфкать туташы Эльвира Мозохина өстәл теннисы ярышларында җиңү яулады. Аркан тартышуда хатын-кызлар да ир-егетләр командасы да барлык көндәшләрен бирелдерделәр. Хатын-кызлар эстафетада да беренче килделәр. Ринат Гинниятуллин- тенниста, Айрат Шакиров бадминтонда өченче урыннарны алдылар. Хатын-кыз волейболчылар шулай ук өченче призлы урынга чыктылар.

Командалар исәбендә Балык бистәсе үзәк больницасы коллективы җиңү яулады. Бу уңышта баш табиб Мансур Китаевның, профсоюз комитеты рәисе Владислав Мандрейкинның, команда капитаны Булат Әминовның өлеше күләмле. Алар командага ярышларгаәзерләнүдә барлык шартларны тудырырга тырыштылар.

Хәзер команда 2-3 июнь көннәрендә Казанда узачак финал ярышларына әзерләнә.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемдә: район үзәк больницасы командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев