Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе “Салават күпере” балалар бакчасында “Сәламәтлек бәйрәме” үтте

"Салават күпере" балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр катнашында саф һавада "Сәламәтлек бәйрәме" үтте. "Нәрсә ул сәламәтлек?",-дигән сорауга, балалар бертавыштан:"Чыныгу, физкультура, дөрес туклану, яхшы кәеф",- дип җавап бирделәр.

Сәламәтлек бәйрәме бакчада еш үткәрелә, ә бу юлы ул саф һавада үткәрелүе белән аерылып торды. Күпләребез кыш сүзен ишетүгә күз алдына йөткерү, борынга томау төшү кебек күңелсез хатирәләрне искә ала. Ә бит әлеге ел фасылы якты кояш нурлары белән ымсындырган җәйгә караганда файдалырак. "Кыштан да яхшырак табиб юк",- ди галимнәр.

Бәйрәмгә әкият герое "Петрушка", "Кыш бабай" да килделәр һәм бергәләшеп "Чанада шуу-узышу", "Кем итекне ераграк ыргыта", "Кем күбрәк кар йомарламнары җыя" кебек кызыклы уеннарны уйнадылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә әти-әниләр чаңгыда шуса, балалар рәхәтләнеп чанада тау шудылар.Бәйрәм ахыры саф һавада чәй эчү,тәм-том белән сыйлану белән тәмамланды. Балалар, әти-әниләр бәйрәмнән яхшы кәеф белән, мондый чаралар ешрак булсын дигән теләктә чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар. Кышның рәхәтен шулай татып калыйк, саф һавада ешрак булыйк.

Идалия МӘХМҮТОВА,

"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев