Шул нигездә, йөкле хатын-кызлар планлы рәвештә эре перинаталь үзәкләргә җибәреләчәкләр. Бу уңайдан, безгә иң якыны Казан шәһәре инде. Ә экстрен очраклар өчен район үзәк хастаханәсендә җитәрлек хезмәткәрләр штаты калдырылды. Шунысын да искәртеп үтиек, үткән атнада хастаханәдә, гадиләштереп, халык телендә әйткәндә, морг ачылды. Морг мәсьәләсе балыкбистәлеләрнең иң авырткан җире, олы проблемасы иде.
Нет комментариев