Бүгенге көндә районда 183 кеше 90 чиген узып гомер кичерә. Сентябрь- октябрь айларында өч ак әбибез 99 яшьлекләрен билгеләп китәргә җыеналар.
Мондый яшьтәге тагын бер әби Биектау авылында яши.Ул июль аенда 99 ны тутырды инде. Шунысы кызыклы, озын гомерлеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Бары тик 27 ир-ат кына 90 чиген уза алган. Район тарихында йөзьяшәр ак бабай теркәмәгән әле. Ә йөз һәм аннан да югары гомер кичергән әбиләр(бүгенге көн барысы да мәрхүмнәр) берничә дистә исәпләнә. 103 ел яшәп, район рекорды куйган ак әби Иске Арыш авылыннан иде.
Нет комментариев