Узган атна азагында иртәнге сәгатьләрдә булып узган көчле давыл Мамадыш районының Еникей Чишмә һәм Кыерлы авылларына зур зыян салган: өйләрнең түбәләрен куптарган, баганаларны аударган, агачларны тамырыннан йолкып алган.
Еникей Чишмәдә яшәүче, районыбызның" Шәмсетдинов" хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов сөйләвенчә, давыл күршесенең калай түбәсен газүткәргеч өстенә салып куйган, карт каеннарны тамырыннан бөтереп алып юлга салган, морҗаларны җимергән, капка баганаларын аударган. Аллам сакласын бәла- казалардан!
Нет комментариев