Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе поселогыннан Гыймадетдиновлар гаиләсе 2,5 килолы гөмбә тапканнар

Фәния апа белән Зиннур абыйның гөмбәчеләр икәнлеген, аларның сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерләүләре хакында ишеткәнем булды.Хәер, быел да 10 төрдән артык гөмбә әзерләмәләре 100 банкадан артып киткән.

Бу юлысы исә сүз аларның үзгә табышлары турында. Алар соңгы тапкыр гөмбә җыярга баруларында, кочака сыярлык гөмбәгә юлыкканнар. Кайткач үлчәп карасалар,куык гөмбәнең авырлыгы 2,5 килограмм булган.

-Ничә ел гөмбәгә йөреп мондый табышка юлыккан юк иде әле,- ди Фәния апа.

Абзар- кураларыннан узышлый гына Фәния апа тагын бер кызык токымла чебиләрен күрсәтеп алды. Матур шпоралы чебиләр кечкенә терлек өе буйлар йөгереп йөриләр. Янәшәләрендә күкегә охшаганнары чыркылдаша.

-Боларын, хикмәт, үз тавыгыбыз басып чыгарды,- ди хуҗабикә.

Бер-ике адым атлагач, Зиннур абый мактанып алды: күз салып ал әле, янәсе. Ни күрәм, бәйдә башкорт токымлы үгез мөгери. Шаккатмалы авырлыктагы мондый малкайга да беренче юлыгулары икән Гыймадетдиновларның. Менә шундый кызык- мәзәк хәлләргә юлыгынды бу йортта.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев