Балык Бистәсе Корноухово авылында сулагайлар көнен билгеләп үткәннәр
Һәр елның 13 нче августы Халыкара сулагайлар көне буларак билгеләп үтелүен күпләр белми дә торгандыр әле. 1992 нче елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге бәйрәм быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Ләкин халыкта әлеге көн Халыкара сулагайлар ассоциясе тәкъдиме белән 1976 нчы елдан бирле үткәрелеп килә дигән версия дә яшәп килә.
13 август чын мәгънәсендә бәйрәм кебек. Кайбер илләрдә бу көнне сулагайларга бүләк тапшыру гадәте дә яшәп килә.Статистикага күз салсак, җир шарындагы халыкның 10% ы сулагай һәм аларның саны, ни гаҗәп, ел саен артып тора икән. Билгеле булганча, сулагайлык нәселдән килә торган күренеш. Психологлар исә сулагайларны бик сәләтле, иҗади һәм төптән фикерли белүчеләр рәтенә кертә. Эйнштейн, Бетховен, Цезарь, Наполеон, А.Македонский, Ч.Чаплин, Андерсен, Моцарт, Петр I кебек бөек шәхесләребезне искә алсак, моның шулай икәнлегенә һич бер шик юк кебек.
(Тулысынча газетада бирелә)
Гүзәл Хәбибуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев