Балык Бистәсе хастаханәсенең хирургия хезмәте республикада беренче
Казанда Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең 2016 елда авыруларның үлү очракларын киметү һәм югары технологияле хезмәт күрсәтү буенча медицина советы үтте. 2016 елда ашкайнату системасы авырулары буенча үлү очраклары кимеде. Монда хирургия хезмәтенең дә өлеше зур. Республикадагы медицина учреждениеләренең хирургия хезмәте службасы өлкәсендә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе хирургия хезмәте район үзәк...
Казанда Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең 2016 елда авыруларның үлү очракларын киметү һәм югары технологияле хезмәт күрсәтү буенча медицина советы үтте.
2016 елда ашкайнату системасы авырулары буенча үлү очраклары кимеде. Монда хирургия хезмәтенең дә өлеше зур.
Республикадагы медицина учреждениеләренең хирургия хезмәте службасы өлкәсендә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе хирургия хезмәте район үзәк хастаханәләре арасында 1 нче урынны алды.
Хируригя бүлеге мөдире Булат Аминев Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев