Сәламәтлек һәм тирә-як мохит
Балык Бистәсе балалары игътибар үзәгендә
Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.
15 мәктәп яны лагерьлары оештырылды. Аларда барлыгы 534 бала ял итте. 9 җәйге хезмәт һәм ял лагерында 200 бала йөрде. Балалар иҗат үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балаларга белем бирү, сәламәтләндерү үзәге, социаль яклау бүлекләре каршында балалар мәйданчыклары эшләде.
"Сәйлән" стационар лагере укучыларның яраткан ял урынына әверелде. Ул быел Масловка мәктәбе базасында оештырыла. Анда 20 июньнән 10 июльгә кадәр 70 бала ял итәчәк. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларны Бәткедәге "Надежда" палаткалы лагеры көтә. Анда ике сменда 90 бала сәламәтлекләрен ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев