Балак Бистәсенә баш врач- онколог ни өчен килгән(фотолар)
Кичә район хастаханәсенә республика клиник онкология диспансерының баш врачы Ильдар Хәйруллин җитәкчелегендә врачлар килде. Алар районның медицина хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырдылар.
Анда "Балык Бистәсе районына онкологик ярдәмне камилләштерү" буенча муниципаль программа проекты эшләнде.Шуның нигезендә, киләчәктә район башлыгы Илһам Валеев белән Татарстан сәламәтлек министры Адель Вафин арасында бу юнәлештә килешү төзү турында сүз бара. Программа проекты һәр ике якка да тапшырылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев