Бу авылда яшәүче халык тәүлек әйләнәсе машина ыгы-зыгысы астында яшәргә мәҗбүр. Әлеге торак пункт аркылы "Казан-Оренбург" федераль трассасы узуы моңа зур йогынты ясый. Машиналарның саны шул сәбәпле арта. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә бу авыл эченә керәм, димә. Чөнки бөкеләр берничә чакрымга сузыла. Кемгә-кемгә, Сокурыда җәяүлеләргә тынгылык бирмиләр. Аларны биредә бик еш бәрдерәләр, араларында үлүчеләр дә булмый калмый.
Авыл эчендә максималь тизлек сәгатенә 40 чакрым гына булуга карамастан, әле күптән түгел, 15 октябрь көнне трассадан барган машина юл кичүеннән чыгучы 52 яшьлек ханымны бәрә. Алынган җәрәхәтләреннән әлеге ханым шунда ук җан бирә.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев