Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Югары Тегермәнлек яшьләре кичке эңгергә кадәр туп типтеләр

Югары Тегермәнлек авылында яңа универсаль мәйданчык, ачуда халык ишле җыелган иде. Әлеге тантаналарда район башлыгы Илһам Валеев катнашты.

Спорт мәйданчыгына аяк басуга, ихтыярсыздан "Кем уйлаган шушы шаярулар, гомерлеккә чынга ашар дип",-дигән канатлы сүзләрне күңел аша кабатлап куясың.
Чыннан да, кайчандыр төшләргә генә керерлек заманча объектлар авылларның күркенә, көндәлек ихтыяҗына әверелә бара. Беренче генә универсаль мәйданчык түгел, төзүче егетләребез "эх" дигәнче торгызалар да куялар объектны. Югары Тегермәнлек авылындагы мини футболга аталган мәйданчыкны "Рыбно-Слободское УЭООС" җәмгыяте төзүчеләре ( җитәкчекләре Р.Җамалиев) сафка бастырган. Төзүчеләрдән Илнур Гатауллин, Нияз Халиуллин һәм Дмитрий Купцовны аеруча мактап телгә алды ул. Объект сыйфатлы төзелгән.
Бәхетен күрегез, бу авылдан республикакүләм атаклы футболчылар чыкса иде,-диде Илһам Валеев.
Һәм капкага беренче "бисмиллалы" тупны да ул кертте.
Бу көнне авыл яшьләре кичке эңгергә кадәр туп типтеләр.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа универсаль мәйданчык ачылды