31 майда "Яшьлек" стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышлап футбол ярышлары булып узды. Анда 13 команда, 160 тан артык яшь уенчы катнашты.
2000-2002 елгы уенчылардан торган командалар арасында беренче урынны тренер Ә. Пулатов җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Икенче урынны Күгәрчен (тренер И.Динмөхәммәтов) командасы алды. Өченче урынга Котлы Бөкәш футболчылары (тренер Б.Каюмов) чыкты. Бу яшь категориясендә Артем Мөхәммәтҗанов (капкачы), Илмир Камалиев (сакчы), Инсаф Хәбибуллин (һөҗүмче) иң яхшы уенчылар булып танылдылар.
2003-2005 елда туган уенчылар арасында да балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (тренерлар А. Фатыйхов, Ә. Пулатов) беренчелекне бирмәде. Балык бистәсе гимназиясе (тренер Р. Минугалиев), Яңа Арыш (тренер А. Садыйков) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Фәрит Миннәхмәтов- иң яхшы капкачы, Илдар Низамов- иң яхшы сакчы, Әмир Йосыпов иң яхшы һөҗүмче исемнәренә лаек булдылар.
Югары дәрәҗәдә узган ярышларның иганәчесе Ильшат Шәймәрданов турында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Игелеклк гаиләдә тәрбияләнгән бу егет район күләмендә уздырыла торган ярышларны үткәрүдә даими булыша. Үзе дә спорт белән даими рәвештә шөгыльләнә. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спортка тартуга зур өлеш кертә.
Бу ярышта катнашкан балалар өчен дә тәм-томнар белән тулы өстәл әзерләгән иде ул.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы, барлык уенчылар исеменнән Илшат Шәймардановка зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.
Гөлнар Вәлиәхмәтова.
Фото (redrs@mail.ru) дан алынды.
Нет комментариев