3-5 апрель көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган татарча көрәш турниры булып узды.
Анда 1997-1998, 1999-2000 елгы үсмерләр көч сынашты. Мәртәбәле бәйгегә Татарстанның 20 дән артык шәһәр, районнарыннан тыш Марий Эл, Башкортстан респуликаларыннан да яшь көрәшчеләр килгән иде.
Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (Денис Сергеев, Рәнис Шәрәфиев, Айрат Зиннәтуллин, Рафыйк Гайфиев, Рөстәм Сибгатуллин, Ралиф Гарипов, Айнур Әхмәтшин) турнирда уңышлы гына чыгыш ясап бишенче урынны алуга иреште.
Фото http://sportsreda.ru/articles/2012/dekabr/cerash_belt/v_nizhnekamske_s…
Нет комментариев