Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Спорт

Уклар безне Рәсәйгә танытты

Балык бистәсе егет-кызларының кулларына ук, җәя алуларына нибары өч кенә ел әле. Ә менә яулаган җиңүләре сокланырлык, горурланырлык. Татарстан чемпионатында беренче катнашуда ук республиканың иң көчле укчылары рәтенә бәреп керделәр алар. 2012 елда районыбызда узган беренчелектә Илдар Имамов, Лилия Токранова-дүртенче, Никита Столяров, Антон Столяров бишенче урыннарны алдылар. Шул ук елны...

Балык бистәсе егет-кызларының кулларына ук, җәя алуларына нибары өч кенә ел әле. Ә менә яулаган җиңүләре сокланырлык, горурланырлык. Татарстан чемпионатында беренче катнашуда ук республиканың иң көчле укчылары рәтенә бәреп керделәр алар. 2012 елда районыбызда узган беренчелектә Илдар Имамов, Лилия Токранова-дүртенче, Никита Столяров, Антон Столяров бишенче урыннарны алдылар. Шул ук елны Казанда үткән ярышларда да Антон белән Лилия өченче призлы урында калалар. Беренче уңышлар канатландырып җибәрә инде спортчыларыбызны. Тренерлары Равил Минниханов, Ильшат Гилемханов җитәкчелегендә тагын да тырышыбрак шөгыльләнәләр, төз ату серләренә төшенәләр. 2013 елда Югары Ослан да уздырылган республика беренчелегендә безнең мәргәннәргә тиңләшердәйләр табылмый инде. Антон Столяров беренче урынны яулый. Илдар Имамов, Лилия Токранова-икенче, Ильшат Гайсин, Алсу Сафина өченче урыннарны алалар. Команда исәбендә дә алдагылар арасында безнекеләр. Балык бистәсендә узган чемпионатта өченче урында калалар. 2014 елда Чирмешәндә Татарстан Кубогын оталар. Быел шулай ук Байлар Сабасында үткәрелгән республика беренчелегендә Илдар Имамов-беренче, Антон Столяров икенче урыннарны яулап кайттылар. Әле күптән түгел Илдар Имамов, Антон Столяров Татарстан җыелма командасы составында Россия чемпионатында катнашып кайттылар.
Нинди генә спорт төрен алсак та, андагы уңышларда тренерларның өлеше күләмле инде. Балаларны сәламәтләндерү, белем бирү үзәге тренеры Равил Миннихановны районда җәядән ату спортына нигез салучыларның берсе дип атасак та һич арттыру булмас мөгаен.
-Җәядән ату спорты белән Бурятиядә хезмәт иткәндә таныштым. Анда ул безнең көрәш кебек халыкның иң яраткан милли спорт төре. Бер генә бәйрәмнәре дә аннан башка узмый. Шул вакытта ук җәядән ату спорты белән шөгыльләнү теләге туган иде, -ди Равил.
Татарстан Республикасы җәядән ату спорты федерациясе вәкилләре килеп әлеге милли төрне районда популярлаштыруны тәкъдим иткәч, Равил махсус курсларга барып укып кайта. Үзе өчен яңа булган, әмма мавыктыргыч спортның тәртипләрен, серләрен өйрәнә. Бу спорт беренче карашка гына гади кебек. Җәянең керешен тарттың да мишеньгә төбәп атып җибәрдең. Шулаен шулай да, әмма тидерүе генә җиңел түгел икән шул. Кулың да калтырамаска тиеш, дөрес итеп сулый белергә дә кирәк. Кыскасы тырышлык, сабырлык таләп итә торган спорт. Җәядән атудан тыш авыр атлетика (пауэрлифтинг) түгәрәгендә алып бара Равил. Биредә дә уңышлары бар. Шәкерте Антон Столяров республика ярышларында беренче урынны алган.
-Равил Минниханов алып бара торган түгәрәкләргә балалар бик теләп йөриләр,-ди балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Илдус Фатыйхов.- Чөнки ул иң әүвәл үзе үрнәк күрсәтә. Балалар белән бергә басып күнегүләр ясый. Шәкертләренең табигый сәләтен ача белә.
Үрнәк дигәннән, Равил үзе дә спортта мәгълүм уңышлар яулаган егет. Пауэрлифтинг буенча спорт остасына кандидат, җәядән ату буенча беренче разрядка ия.
Бу көннәрдә ул шәкертләрен Балык бистәсендә узачак Татарстан беренчелегенә әзерли.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев